Радмир Беляев: "Азык-төлекне күпләп сатып алу өчен сәбәп юк"

2022 елның 12 марты, шимбә

Татарстанда төп продуктларның резервы бар һәм азык-төлекне күпләп сатып алу өчен сәбәпләр юк, дип язган  Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев үзенең телеграмм каналында. Ул хәзерге вакытта районның эре сәүдә челтәрләренең нинди запасларга ия булуы турында сөйләде.
«Хәзер актуаль булган азык-төлек белән тәэмин ителеш темасына старт бирергә булдым. Менделеевск районында бу көнне эре сәүдә челтәрләре түбәндәге продукция күләмнәре турында хәбәр итте: «Пятерочка» һәм «Магнит» - 7850 кг он, 950 кг шикәр. Безнең районда 3 ярымфабрикат, 10 камыр ризыклары җитештерү, 1 макарон әйберләре җитештерү эшли», - дип язды Радмир Беляев.  
Ул ассызыклаганча, бүген Татарстанда бүлү үзәкләрендә запаслар ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек. 
Район җитәкчесенең Телеграм-каналына актуаль вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен язылыгыз. t.me/radmirbelyaev

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International