Кыш белән саубуллашуга багышланган гадәти күңел ачулар

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

6 март көнне Ижевка авыл җирлегендә кыш белән саубуллашуга багышланган гадәти күңел ачу чаралары булып узды.

Бәйрәм бик күңелле һәм кызык үтте. Бәйрәм кунакларын һәм халкын мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бай программа көтте.Әкият геройлары барлык авыл халкын конкурс-уен программасында катнашырга чакырдылар. Яңгыравыклы, дәртле халык җырлары кәефне күтәрделәр һәм тамашачылар күңелен ачтылар. Күңелле әйлән-бәйлән,чаналарда шуу, аркан тарту һәм башка халык уеннары кунакларны кәефләндерде, ә соңыннан Кыш карачкысы яндырылды.
Барлык катнашучыларны тәмле коймак, бал һәм кайнатма, тәм-томнар һәм зур самавырдан кайнар чәй белән сыйладылар.
Халык өчен фотозона, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International