Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара салым инспекциясенең вәзгыять үзәге салым түләүчеләрдән бизнес куркынычлары турында килгән мөрәҗәгатьләрне көн саен күзәтеп торырга тиеш. Барлык кергән мөрәҗәгатьләр анализлана, гомумиләштерелә һәм килеп туган шартларда системалаштыру һәм кирәкле ярдәм чараларын эшләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Федераль вәзгыять үзәгенә җибәрелә.
Барлыкка килгән икътисадый куркынычлар турында мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара салым инспекциясенә түбәндәге каналлар буенча җибәрергә мөмкин:
- шәхси кабинетлар аша электрон рәвештә, сервис аша Россия Федераль салым хезмәте сайтында, телекоммуникацион элемтә каналлары, электрон почтага мөрәҗәгать итәргә кирәк r1600@tax.gov.ru;
- кәгазьдә турыдан-туры салым органына яки почта аша;
- кайнар линия телефоннары: 9-31-62, 9-31-49,9-31-20.
Инспекция килеп чыккан икътисадый куркынычлар турында мөрәҗәгатьләрне җибәргәндә ИНН, эшчәнлек төрен (ОКВЭД), шулай ук бизнес өчен барлыкка килгән куркынычларны күрсәтергә тәкъдим итә. Кире элемтә өчен контакт телефон номерын күрсәтергә киңәш ителә.