Сугышның чын йөзе

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

14 март көнне үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Сугышның чын йөзе» дип исемләнгән патриотик кичә үткәрде.Хатын - кыз һәм сугыш. Бу сүзләр бер берсенә берничек тә туры килми. Әмма 1941 елда илебез өстенә һәм бөтен дөнья өстенә килгән авырлык бөтен кешене берләштерде. Бөек Ватан сугышы фронтларында Совет Армиясендә миллионнан артык хатын-кыз сугыша. Алар каһарманлык һәм батырлык үрнәге булдылар. Аларның ике меңе хәрби орденнар белән бүләкләнде, йөзгә якыны Советлар Союзы Геройлары булды, ә 49ы үлгәннән соң. Тылда 15 миллионнан артык хатын-кыз хезмәт куя. Хатын-кызлар җирдә тынычлыкны саклап калу, сугышны юк итү өчен сугыш елларында үлемсез батырлык күрсәттеләр. Кичәдә О.  Бергольц, Ю.Друнина, М. Исаковский  шигырьләре яңгырады. Бөек Ватан сугышында хатын-кызларның үлемсез батырлыгына багышланган җырлар яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International