Быел 13 мартка туры килгән геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне алдыннан Росреестр "Объективта геодезия" масштаблы фотопроектын эшләтеп җибәрә. Аны оештыруда Россия Федерациясенең барлык субъектлары катнашты. Татарстанда шулай ук фотокүргәзмәне булдыруга Казан (Идел буе) федераль университеты да кушылды.
Экспозициядә төрле елларда һәм төрле эш шартларында тармак вәкилләре сурәтләнгән архив фоторәсемнәре куелган. Ул XXгасырның ак-кара фоторәсемнәре. Ә иң иртә төшерелгәннәре 1905 елга туры килә , Бөек Ватан сугышы елларында ясалган фоторәсемнәр дә бар.
Фотографияләр арасында 1910 елда Дрезденда ясалган "Бердәнбер дустым Казан Император университеты ректоры Дмитрий Иванович Дубяго"фотосы аеруча кыйммәтле.
«Әлеге фотокүргәзмә, чыннан да, уникаль. Фотографияләр эзләү һәм җыю бөтен ил буенча - Калининградтан алып Владивостокка кадәр барды. Экспозициягә кергән фоторәсемнәр-геодезия һәм картография үсеше тарихына ретроспектив караш. Белгечләргә генә түгел, башкаларга да ул елларның кадрларын күрү кызык булыр дип ышанам, - дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.
Фотокүргәзмә белән танышырга һәр кешенең мөмкинлеге бар. Барлык фотолар да Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе сайтында «Матбугат хезмәте»-"Объективта геодезия»фотокүргәзмәсе урнаштырылган.