ЮХИДИда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга бәйле «Яшь хәрәкәт инспекторлары отряды эшен оештыру» темасына киңәшмә узды

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Киңәшмә кысаларында Халикулова М.И. катнашучыларга 2021 елда балалар юл-транспорт травматизмы белән бәйле хәл торышы, үткәрелә торган һәм планлаштырыла торган чаралар турында мәгълүмат җиткерде, 2022 елда районның барлык мәктәпләрендә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары булдырылачагын һәм аларның эше булачагын, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Киңәшмә кысаларында балалар белән эшләү методлары һәм формалары буенча сораулар каралды.

Шулай ук алда торган «Куркынычсыз тәгәрмәч-2022», «2021-2022 нәтиҗәләре буенча иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторлары отряды һәм иң яхшы җитәкче»бәйгеләре дә билгеләнде.

Соңыннан алда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалауга һәм юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» оператив-профилактика чарасы старт алачагын, әңгәмәләр, дәресләр, акцияләр, ата-аналар җыелышлары үткәрергә кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International