"Күренеп тор!" акциясе

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе, кагыйдә буларак, тәүлекнең караңгы һәм начар һава торышы вакытында, яктыртылмаган юл участокларында күзәтелә. 9 нчы март көнне Турай мәктәбендә «Күренеп тор! " акциясе узды. Акцияне «Тынгысыз йөрәкләр» яшь хәрәкәт инспекторлары отряды балалары, Менделеевск районы ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә үткәрделәр.

Акциянең максаты-укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртү һәм яктылык кайтаручы элементларны «куркынычсызлык маякчыклары»сыйфатында  киемдә һәм рюкзакаларда беркетергә өндәү.

«Тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире  кайтаргыч фаралар яктылыгын чагылдыра, бу юлда кешене яхшырак күрсәтә. Яктылыкны чагылдыручы элементсыз йөртүче җәяүлене нибары 25-35 метр эчендә генә күреп була, ә әгәр дә җәяүледә яктылык кайтаргыч элемент булса, ул 100-200 метр ераклыктан ук күренә, һәм шул рәвешле юл-транспорт һәлакәте һәм җәяүлене бәрү куркынычы 10 тапкырга кими» -  Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы полиция майоры Алгуатов К. Р.

Акциядә катнашучыларның барысына да яктылык кайтаргыч элементлар, аларны куллану буенча белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International