Ел саен 15 мартта кулланучылар хәрәкәте Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, АКШ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгели. Быел бу көнне «Fair Digital Finance - «Гадел цифрлы финанс хезмәтләре» девизы астында үткәрү турында карар кабул ителде.
Цифра технологияләре финанс хезмәтләре кулланучылары өчен төп факторга әверелеп, түләүләр, кредитлау, иминләштерү базарларын тамырдан үзгәртә. СOVID-19 пандемиясе цифрлы хезмәтләр үсеше белән бәйле тенденцияне көчәйтте. Мондый үсешнең шартсыз өстенлеге - финанс хезмәтләре күрсәтүнең үтә күренмәлелеге һәм тизлеге. Әмма мондый шартларда финанс мошенниклыгы куркынычы да сизелерлек арта, ә гражданнарның аерым категорияләре традицион каналларда күрсәтелми башлаган хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге белән чикләнергә мөмкин.
Соңгы елларда, бигрәк тә дистанцион хезмәт күрсәтү каналларына күчү аспектында банк өлкәсендә мошенниклык системаларын үстерү тизлегенең мондый законга каршы гамәлләрдән саклану тизлеген сизелерлек арттыруы ачык күренде. Финанс оешмалары еш кына клиентларга хезмәтне ничек нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдаланырга кирәклеген аңлатмый. Нәтиҗәдә ышанучан һәм өлкән яшьтәге клиентлар мошенниклар өчен кызыксыну объектына әверелә.
Гадел цифрлы финанслауны тәэмин итү өчен барысы өчен дә глобаль, уртак һәм килештерелгән алым кирәк. Цифрлы финанс хезмәтләренең тиз үсеше һәм катлаулы характеры цифрлы финанс хезмәтләренә һәм продуктларга ихтыяҗны күрсәтә, алар нигезендә кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен яклау һәм киңәйтү ята.