11 март көнне Бәзәкә мәдәният йортында Менделеев районы ХХI-нче халык иҗаты фестивале узды. Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан әзерләнгән фестиваль концерты “ТНВ шоу” татар халык иҗатына багышланган иде һәм анда районның Бәзәкә, Турай, Псәй, Камай, Тойгуҗа, Татар Тәкәше, Ахтиал авыллары үзешчәннәре, Менделеев шәһәреннән “Талларым” ансамбле катнашты.
Мәдәният йорты фойесында Ахтиал клубы мөдире А.Минирахманова җитәкчелегендә кул эшләре күргәзмәсе әзерләнде. Концерт башланганчы Песәй авылы китапханәчесе Р.Яраханова милли аяк киеме - читек бизәү буенча мастер-класс, Бәзәкә һәм Камай авылы китапханәчеләре Ф.Башарова, Г.Галимуллина “Кем ул татар” дигән квест-уен үткәрделәр. Шулай ук тамашачыларның, аеруча балаларның игътибарын, Г.Галимуллина әзерләгән борынгы татар йортының эчке күренеше макеты җәлеп итте. Ә сәхнәдә бу кичтә үзешчәннәр, буыннан буынга күчеп килгән рухый дөнья җәүһәрләрен тамашачы яратып кабул иткән заманча җырлар белән аралаштырып халыкка ирештерделәр. Шулай ук туган телдә яңгыраган мәгънәле шигырьләр, бүгенге көн проблемаларын күтәргән скетчлар да тамашачыны әсир итте. Әлеге концерт халкыбыз күңелендә яшәгән мәңгелек хәзинәнең гаять бай булуын исбатлады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)