Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны түләмәү нәрсә белән яный

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге искәртеп узганча, РФ административ хокук бозулар турында Кодексы 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ штраф, административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, административ штраф салу турындагы карар кабул ителгән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

2022 елның 1 мартына, ЮХИДИ бүлекчәләре тарафыннан, ике еллык карарларны үтәү срокларын исәпкә алып, 15 718 466 административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларның үтәлеше бар, шуларның 1 418 365ы  яисә 9,0% ы үтәлми кала.

РФ административ хокук бозулар турында  Кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше нигезендә,ике еллык карарларның үтәлү вакытын исәпкә алып, билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәгән өчен икеләтә күләмдә административ штраф салынуга, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яисә унбиш сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкаруга китерә. 

Агымдагы елның февраль ае нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән срокта штраф түләмәгән 15 административ материал төзеделәр.

Штрафлардан качып йөрүче машина йөртүчеләр Россия Федерациясеннән читкә чыгу һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкиннәр.

Февраль нәтиҗәләре буенча бурычлы кешегә мондый чикләүне салу турында дәгъва гаризалары җибәрелмәде. РФ Административ хокук бозулар кодексының 17.17 статьясы нигезендә транспорт чаралары белән идарә итү хокукын вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә. Суд приставлары соңыннан бурыч түләү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин булган транспорт чарасын кулга алу кебек эш формасын да кулланалар.

Агымдагы елның 2 аенда бурычлыларның 2 транспорт чарасы кулга алынган. . РФ РФ Административ хокук бозулар кодексының  32.2 ст. 1.3 өлеше нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафны егерме көн эчендә штраф сумманың яртысы күләмендә түләнергә мөмкин.

Кабат хокук бозулар һәм исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү кебек тупас хокук бозулар искәрмә булып тора. Бу хакта ЮХИДИ идарәсе начальнигы полиция майоры Константин Алгуатов хәбәр итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International