14 март көнне Монаш авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.
Авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында җирлек башлыгы Ростислав Иосифов сөйләде.
Алга таба район җитәкчесе Радмир Беляев халыкны Менделеевск районының 2021 елгы үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Быел район барлыгы 26 федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда катнаша. Район территориясен үстерүдә безнең шәһәр төзүче "Аммоний"АҖ предприятиесе дә зур ярдәм күрсәтә. Әйтик, Актаҗик авылында 2021 елда модульле ФАП төзелде, мәктәпнең спорт залына капиталь ремонт ясалды. 2022 елда "Урам утларын торгызу" республика программасы буенча яктырткычларны алыштыру планлаштырыла. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, җирлектә авыл хуҗалыгы өлкәсендә активрак эшләргә, мини-фермалар, сарыклар һәм башка крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар төзүдә һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәк.
Шулай ук авыл җирлегендә газлаштыру турында Менделеевск район газ эксплуатацияләү хезмәте (РЭГС) начальнигы Сергей Семенов сөйләде.
Очрашу ахырында җирлек халкы үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар