Иске Гришкин авылында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән гражданнар җыены булып узды.
Иске Гришкин авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2021 елның 12 аена эш нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Валентина Мамакова сөйләде.
Шулай ук авыл җирлегендә газлаштыру турында Менделеевск район газ эксплуатацияләү хезмәте (РЭГС) начальнигы Сергей Семенов сөйләде.
Очрашуга йомгак ясап, Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск муниципаль районының 2021 елның 8 аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шулай ук авыл халкы район башлыгы урынбасарына һәм авыл җирлеге башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.