Администрациядә гражданнарны кабул итү булды

2022 елның 15 марты, сишәмбе

15 март көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Чираттагы кабул итү вакытында "Поселок" территориаль иҗтимагый үзидарәдә яшәүче бер ханым күршеләрендә беркем дә яшәми торган ташландык торак бина булуы турында сорау белән мөрәҗәгать итте.  халык куркынычсызлык өчен борчыла, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы белән бәйле - йорт хуҗаларын тагын бер кат эзләргә дигән йөкләмә бирелде. Икенче мәсьәлә буларак, газүткәргеч зур габаритлы машиналар йөрүгә комачаулый. Бу мәсьәлә РЭЧ җитәкчелеге белән берлектә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International