Менделеевск районында быел үзәк футбол стадионы эшли башлаячак. Ул озак вакытка тукталып торган иде, төзелеш эшләре алып барылмады. Амбициоз спорт объектын ахырына кадәр җиткерү район җитәкчесе Радмир Беляевның вазифага билгеләнүе белән беренче бурычларының берсе булды. Бүген дә, яшьләр һәм спорт идарәсе белән узган киңәшмәдә төгәл даталар яңгырады — беренче уенны яшь футболчылар быел ук уйный алачак. «Эш кузгалды", - дип шәрехләделәр бүген очрашуда. Бу 1000 кешелек заманча спорт объекты булачак, быел районда 2022 ел спорт елы дип игълан ителде. Стадионны ачу балалар футболын, җиңел атлетиканы үстерү белән ныклап шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.