16 март көнне район җитәкчесе Радмир Беляев Бөрешле авылында яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда җирлектәге эшчәнлек турында район башлыгы Лидия Смирнова чыгыш ясады. Авыл халкы массакүләм чараларда актив катнаша, үзара салым турында сөйләде.
Авыл җирлегендә эш активлыгын арттыру турында район Башлыгының авыл территорияләрен үстерү буенча киңәшчесе Ришат Нәфыйков сөйләде.
Район ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин Россия Федерациясендә Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы торышы турында сөйләде.
Алга таба район җитәкчесе Радмир Беляев Менделеевск районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Бөрешлеләр, үз чиратында, район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр һәм автобус маршрутының хәрәкәте, автомобиль юлларын ремонтлау турында сораулар бирделәр.