Менделеевск районында авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Чираттагы җыен пункты Абалач авылы булды.
Авыл җирлегендә эш активлыгын арттыру турында район Башлыгының авыл территорияләрен үстерү буенча киңәшчесе Ришат Нәфыйков сөйләде.
Шулай ук газлаштыру турында Менделеевск район газ эксплуатацияләү хезмәте начальнигы Сергей Семенов сөйләде.
Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Менделеевск муниципаль районының 2021 елның 12 аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Аннары Абалач авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Халыкны даруханәдә дарулар алу, авыл хуҗалыгы линиясе буенча субсидияләр алу һәм үзәк район хастаханәсе эше борчый иде.