Кырым - ул Россия

2022 елның 18 марты, җомга

2014 елның 18 мартында безнең ил өчен мөһим тарихи вакыйга булды – Кырымның Россиягә кушылуы, ягъни моңа кадәр Украина составына кергән Кырым ярымутравының Россия Федерациясе составына керүе.

17 март көнне Ижевка авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә, әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, "Кырым - ул Россия" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Аерым игътибар Кырымның Бөек Ватан сугышында һәм Севастопольне героик саклаудагы роленә бирелде. Аннары катнашучылар ярымутрауның истәлекле урыннары һәм географик үзенчәлекләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International