Социаль приютта булган балалар өчен һөнәри экскурсия

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елның 17 мартында «Кама таңнары» социаль приютында социаль тернәкләнү узучы балигъ булмаганнар өчен «Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе белгечләре «Кама – Сакс» ПП ҖЧҖ предприятиесе буйлап экскурсия үткәрделәр.

«Кама – Сакс» ПП ҖЧҖ-тукыма полипропилен капчыклары җитештерү предприятиесе.

Экскурсия предприятие хезмәткәре белән бергә предприятие территориясенә керү юлында башланды. Башта яшь экскурсантларга куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж һәм җитештерү цехларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлату әңгәмәсе үткәрделәр. Предприятие цехлары буйлап экскурсия вакытында технологик процессны, җитештерелгән продукциянең сыйфатын һәм персоналның эшен күрсәттеләр.

Әлеге чара һөнәри күнекмәләр, һөнәри эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту һәм киләчәк һөнәрне сайлауны аңлау максатыннан үткәрелде.

Балалар бик күп кызыклы сораулар бирделәр.  Кем белә, бәлки күпмедер вакыттан соң алар нәкъ менә шушы тармакта эшләргә теләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International