Хәзер ул безнеке! Бөек Кырым! Ул Россиягә янә кайтты.
17 март Тат. Чаллы мәдәният йорты һәм китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кырым – Россия тамчысы» исемле виртуаль сәяхәт оештырды. Кырым-ял итү өчен иң яхшы урыннарның берсе, меңләгән кеше бирегә ял итәргә, табигать, матур истәлекле урыннар белән хозурланырга килә.
Кырымның табигате матур һәм уникаль: иксез-чиксез дала, калкулыклар, таулар, вулкан һәм вулкан кыялары, тере һәм үле сулы мәгарәләр һәм шарлавыклар. Иң популяр истәлекле урыннарга каһарман шәһәрләр һәм курорт шәһәрләре, матур яр буйлары һәм Никит ботаника бакчасы, "Әкият Аланы" музее һәм шоколад музее, сарайлар һәм храмнар, "Артек" балалар лагере керә.
Чарага "Без бергә!" дигән китап күргәзмәсе багышланган иде. Күргәзмәдә Кырым белән бәйле булган танылган язучыларның китаплары тәкъдим ителде.