Татар Чаллысы мәдәният йортында Җир көненә багышланган «Җир балалары»уен программасы узды. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз-Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.Уен формасында балалар файдалы үләннәр белән таныштылар, хайваннар һәм үсемлекләр турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, “Җавабын тап” уенында катнаштылар, экологик хәлләр турында фикер алыштылар һ.б. Уен күңелле һәм мавыктыргыч узды.