Иҗтимагый совет утырышында 2022 елга эш планы расланды

2022 елның 18 марты, җомга

Киңәшмә район җитәкчесе Радмир Беляев катнашында узды.

Иҗтимагый советның 2022 елга эш планы турында Иҗтимагый совет рәисе Сәлим Хәбибуллин сөйләде. Эш планында Менделеевск районы территориясендә милли проектларны тормышка ашыру, спорт елы кысаларында чаралар программасы, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар белән эшләү, ТКХ, шәһәрне төзекләндерү, 9 майны, шәһәрнең юбилеена әзерлек һәм башка мәсьәләләр бар.

Шәһәрнең 55 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сөйләде. Шәһәрнең юбилее уңаеннан чаралар август уртасына планлаштырылган. Чаралар циклы «сыйфат билгесе» шигаре астында узачак һәм «Менделеевскида эшләнгән»дип аталачак. Бәйрәм өч мәйданчыкта узачак: «Ушковлар утравы» паркында, мәдәният сарае территориясендә һәм Ленин скверында.

Шәһәрдә кече һәм урта бизнес белән эшне оештыру турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Әхмәтов Ленар Раиль улы хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International