Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Бүген хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә атналык эшлекле дүшәмбе булды.

Киңәшмә башында Менделеевск муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән хезмәт уңышлары өчен район Башлыгының авыл хуҗалыгы буенча ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин район җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Алга таба Д. И. Менделеевның тууына 188 ел тулуга багышланган химия буенча 10-11 сыйныф укучылары арасында муниципаль олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен Менделеев ш. Советлар Союзы Герое М. С. Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучылары район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде: 

- Бикбулатов Адель-олимпиада җиңүчесе;

- Лукеча Аурика-олимпиада призеры;

- Лесничук Арсений-олимпиада призеры.

Химия буенча муниципаль олимпиадада җиңүчеләр, призерлар әзерләгәннәре өчен Менделеев шәһәренең Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, химия укытучысы Светлана Шәрәфетдинова бүләкләнде.

Аннан соң Ләйсән Галиева соңгы атнаның иң мөһим чаралары турында сөйләде.

Аннары киңәшмәнең эш тәртибенә күчтеләр.

"Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе" МКУнең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга эш планнары турында "Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе"МКУ начальнигы Рашат Фәизов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International