2022 елның 2 аенда республика юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 42се тән җәрәхәте алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (алга таба – АППГ) 5 кә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән.(-11%; АППГ – 46), 2 бала һәлак булган (-50%; АППГ-4) һәм 6 бала тән җәрәхәте алган (-13%; АППГ – 48)
Юл-транспорт һәлакәтләренә дучар булган балаларның күбесе-җәяүлеләр. Ел башыннан бирле юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 21 кеше яраланган. узган ел белән чагыштырганда һәлак булган балалар саны 1гә (АППГ – 0) арткан, шул ук вакытта ЮТҺ саны узган ел дәрәҗәсендә калган (АППГ – 22), яраланган балалар саны 2гә (-9%, АППГ – 23) кимегән. ЮТҺ өлеше 53,6% тәшкил итте. Яр Чаллы шәһәрендә Һәлак булган бала белән ЮТҺ теркәлде
Пассажир балалар катнашында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 20се яраланган. узган ел белән чагыштырганда авариянең төп күрсәткечләре: юл-транспорт һәлакәтләре саны 6га (-25%; АППГ - 24), һәлак булган балалар саны 3кә (–75%; АППГ – 4), яраланган балалар саны 5кә (-20%; АППГ-25) кимегән. ЮТҺ өлеше 43,9% тәшкил итте.
Язгы каникуллар чорында балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2022 елга балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча уртак чаралар планын үтәү йөзеннән, «язгы каникуллар»оператив-профилактик чарасы узачак.