Бүген Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев Татарстан Республикасы инкассация идарәсе идарәчесе Вахитов Вәсим Хуҗаян улын 70 яшьлек юбилее белән котлады.
Вәсим Хуҗаянович үз карьерасы дәверендә төрле өлкәләрдә җитәкче вазыйфаларын башкара. Тәҗрибәле, көчле һәм ышанычлы җитәкче. 1991-1999 елларда, ил өчен катлаулы вакытта, Менделеевск районы башлыгы була. Бу вакыт эчендә менделеевлылар тормышы һәм район үсеше өчен күп эшләр башкарырга өлгергән.
Радмир Беляев бүген Казанда Республика инкассация идарәсендә тантаналы җыелышның кунагы булды.
Радмир Беляев үзенең котлавында профессиональлек һәм үз-үзен аямыйча эшләвен билгеләп үтте.
«Сезне юбилеегыз белән котлыйм! Сез тәҗрибәле һәм ышанычлы җитәкче. Менделеевск районы белән җитәкчелек иткән елларда салган ныклы нигез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга эшегездә уңышлар, иминлек һәм нык сәламәтлек телим", - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.