Кырымның Россия белән кушылуына 8 ел тулу уңаеннан Камай мәктәбендә китапханә белән берлектә югары сыйныф укучылары өчен "Минем Кырым, минем Россия" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.
Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы, Кырым җирендә яшәүче халыклар белән таныштырды, Россия өчен ярымутрауның әһәмияте турында сөйләде. Аннан соң балалар Кырымның күренекле урыннары буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар, анда төрле тарихи һәм архитектура истәлекле урыннары белән таныштылар. Шулай ук «Кырым классикларның әсәрләрендә»дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән.