Тарихи вакыйга – Кырымның Россия белән кушылу көне уңаеннан Тойгуҗа авыл китапханәсендә "Россия һәм Кырым – мәңгегә" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чарада катнашучылар бер сәгать дәвамында Кырымның тарихи урыннары буйлап читтән торып сәяхәт кылдылар, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, суднолар төзелеше, Кырым җиренең азык-төлек һәм җиңел сәнәгате турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар. Аннан соң катнашучылар Россия һәм Кырымга багышланган шигырен сәнгатьле укыдылар.