Без бергә! Кырым һәм Россия!

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Тихоново авыл китапханәсе Кырымның Россия белән кушылуы көненә багышланган "Без бергә! Кырым һәм Россия " дигән әңгәмә үткәрде.

Чара В.Цыганованың «Кырым» җыры астында «Кырымның истәлекле урыннарына читтән торып сәяхәт» видео-презентациясен карау белән башланып китте. Китапханәче Кырым ярымутрау тарихы турында сөйләде.  Рус һәм украиннар, кырым татарлары һәрвакыт иңгә-иң куеп яшәгән. Шуңа күрә Россия һәм Кырым халыкларының дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытырга, аларның һәркайсының милли хисләрен хөрмәт итәргә кирәк. Чөнки Россиянең көче халыклар бердәмлегендә. Чара ахырында «Севастополь-хәрби рус дан шәһәре» видеоролигы буенча фикер алыштылар һәм «Кабат тарих битен әйләндерделәр» шигырен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International