Кырым-Россия тамчысы

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Монаш авылы китапханәчесе Кырымның Россия белән кушылуына багышланган «Кырым – Россия тамчысы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Балалар "Россия һәм Кырым - без бергә!" презентациясен карадылар. Китапханәче балаларны ярымутрау тарихы, аның истәлекле урыннары белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы елларында Севастополь шәһәренең героик оборонасы тарихы белән таныштырды. 4 класс укучылары Кырым турында хәбәрләр әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чараны дәвам итеп, балалар   төсле кәгазьдән аппликацияләр әзерләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International