2014 елның 18 мартында РФ Президенты В.В. Путин Кырым һәм Севастопольне Россия Федерациясе составына кабул итү турында дәүләтара шартнамәгә кул куйды. Бу вакыйга Россия тарихында мөһим әһәмияткә ия.
18 нче март көнне китапханәче Яраханова Р.Р. Песәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангареева А. С. белән бергәләп 6 нчы сыйныф укучылары өчен Кырымның РФ составына керүенә 8 ел тулу уңаеннан "Кырым буйлап сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Китапханәче балаларны Кырым ярымутравының бай тарихы, борынгы тарихи һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән таныштырды. Кырымның матур урыннары буйлап виртуаль экскурсия ясадылар. Укучы Илона Шашкова узган ел әти-әнисе белән Кырымга барган. Ул да Кырымга бару турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты. Очрашу кызыклы һәм файдалы узды.