Дөнья матур, дөнья тере

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Табигать, әйләнә-тирә дөнья белән танышуда сәнгать әдәбияты зур роль уйный. Табигать турында китап безне дөнья турында күбрәк белергә, туган табигатьне яратырга, шулай ук кечкенә туганнарга карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Абалач авыл китапханәсе «Күбәләк» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен «Дөнья матур, дөнья тере»дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде.

Нәниләр өчен китап күргәзмәсенә күзәтү, "Сүз кем турында бара?» , "Әгәр мин урманга килсәм", "Оча - очмый"» дигән уеннар оештырылды:. Балалар табышмакларга җаваплар бирделәр һәм К.Ушинскийның Ике кәҗә бәтие»хикәясен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International