Китапханәгә килгәч,китап укучыда шундый сораулар туа: нәрсә укырга, бер сулышта укырлык нинди китап сайларга? Күпләр китапханәчеләр күңеленә хуш килгәнен ала кайберләре дусларының киңәшләрен тотыпсайлый яки Интернетка йөз тота.
Камай авыл китапханәсе «Килдем, күрдем, укыдым» акциясен үткәрде.
Китап укучылар өчен сәнгать китапларыннан күргәзмә һәм күзәтү әзерләнгән, шулай ук катнашучыларга яраткан китапларына күзәтү ясау мөмкинлеге бирелгән. Акциядә катнашканнарның барысы да үзләре өчен күңелләренә хуш килгән китап тапты. Кеше шәхесен үстерү өчен ял иткән вакытта иң файдалы шөгыль-кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар уку.