18 март көнне Иске Гришкин авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен " Кырым-Россия тарихында» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чара барышында катнашучылар планетабызның уникаль һәм кабатланмас почмагы турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Балаларны Кырымның тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырдылар. Балалар ярымутрауда, табигать һәм хайваннар дөньясында иң танылган һәм кызыклы урыннар турында «Безнең искиткеч Кырым " дигән видеороликны кызыксынып карадылар. «Без бергә " дип исемләнгән нәфис әдәбият әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды.