Китаплар белән дус булыгыз - аларны саклагыз!

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Тойма авыл китапханәсендә  китапханәче һәм мәдәният йорты директоры балалар өчен “Китаплар белән дус булыгыз - аларны саклагыз!” дигән китапханә дәресе үткәрделәр.

Китап-могҗиза! Кечкенәдән үк без китаплардагы рәсемнәрне карыйбыз, аннары укырга өйрәнәбез. Китаплар төрле була: Күңелле, моңсу, танып-белү, әкиятләр. Без китап битләрен ачабыз һәм гаҗәеп могҗизалар белән очрашабыз. Китап еларга, борчылырга, көлергә һәм уйланырга, аның геройлары белән бергә яшәргә мәҗбүр итә. Китап-гаҗәеп әйбер. Китапханә дәресе барышында китап белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бу кагыйдәләрне «әйе - юк» уенында ныгыттылар. "Китап галәменә Сәяхәт" конкурсында балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр һәм бу темага мәкальләр белүләрен күрсәттеләр. Китап белән дуслашыгыз. һәм сезгә, беркайчан да күңелсез булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International