Нәүрүз бәйрәме

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.
Бүген безнең Татар Тәкәш  авыл клубы каршында Нәүрүз бәйрәме гөрләп утте. Кыш бабабыз барысын да бәйрәм белән котлады, саубуллашып, урынын Нәүрүз кызы тапшырды.Авылдашлар белән
 җырлар җырладык, биедек, матур итеп шигырьләр сөйләде кунакка кайткан Юлия апабыз. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бәйрәм барысына да бик ошады. Чай табынына тәмле-тәмле коймаклар,тәбикмәкләр пешереп алып чыккан апа-әбиләрга бик зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International