Менделеевскидагы «Кояшлы балаларга» бүләкләр тапшырдылар

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Дауна синдромы булган һәр кеше уникаль.

Ел саен, 21 мартта, дөньяда Бөтендөнья Дауна синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә.

“Игелек аренасы” инвалид балаларга ярдәм фонды социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Айдар Сәфәргалин белән берлектә “Кояшлы балалар”ны котлады һәм зур булмаган бүләк тапшырды.

Реклама


Шәһәрдә Дауна синдромы булган дүрт бала яши. Шуларның берсе Рәмис Хаматов - ядрә ыргытучы, сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты призеры.

Дауна синдромы булган балаларның укуга сәләтсезлеге турында киң таралган фикер - ялгыш. Мондый балаларга, чыннан да, аларның гади яшьтәшләренә караганда, үсүе катлаулырак. Әмма гаилә һәм белгечләр ярдәме белән алар, дөньядагы барлык сабыйлар кебек үк, йөрергә һәм сөйләшергә, укырга һәм язарга, рәсем ясарга һәм спорт белән шөгыльләнергә өйрәнә алалар. Ә тагын алар дуслаша, мавыга, гашыйк була, бәхетле була һәм башкаларны бәхетле итә алалар. Безнең һәркайсыбыз кебек, дауна синдромы булган һәр кеше уникаль. Аның үз характеры, үз мөмкинлекләре, үз мәнфәгатьләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International