"Химик" территориаль иҗтимагый үзидарәсе халкы җыены узды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

21 март көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда  "Химик" территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТОС) халкы җыены булып узды.

Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең 2021 елдагы эшчәнлеге турында җирле үзидарә рәисе Әлфия Талыпова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ТОС халкы белән зур эш алып барыла, төрле чаралар һәм очрашулар уза. Шулай ук ишегалларын төзекләндерү, агачлар, чәчәкләр утырту һәм башка эшләр башкарыла.

Җыенда шулай ук район прокуроры Ришат Шакиров чыгыш ясады. Ул прокуратурада гражданнарны кабул итү вакытында гражданнар мөрәҗәгать иткән төп мәсьәләләр турында сөйләде.

Аннары районның 2021 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2022 елга планнар турында район җитәкчесе Радмир Беляев чыгыш ясады.

2021 ел эчендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Менделеевск районы, 9 пунктка үз позицияләрен яхшыртып, 10 нчы урында тора. Территориядә эшкуарлыкны үстерүнең төп ноктасы булып алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе тора.

Бүгенге көндә ТОСЭР резидентлары булып, инвестицияләрнең гомуми күләме 2,5 млрд. сум һәм 340 эш урыны булган 15 компания тора. Район җитәкчесе сүзләренә караганда, «безнең ишегалды» республика программасы буенча быел Менделеевск территориясендә 93 млн сумга 33 ишегалды төзекләндереләчәк.

Халык төрле сораулар бирде. Менделеевлыларны шулай ук Чоловский ур., 14 адресы буенча юл тамгалары кую, Юбилей ур., 4 адресы буенча урнашкан йортка капиталь ремонт ясау, почта янындагы территорияне төзекләндерү, "Безнең ишегалды" программасыннан соң килеп чыккан проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм башкалар борчый. 

Барлык сораулар да шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан тыңланды һәм алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International