Кулланучы әлифбасы: техник яктан катлаулы товарлар турында нәрсә белергә кирәк

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Техник яктан катлаулы товарлар - ул төрле энергия ресурсларын кулланып югары технологияле дәрәҗәдә кулланучы функцияләрен үтәүче, катлаулы эчке җайланмасы булган һәм куллану функцияләрен үтәүче озак файдаланудагы кулланучылар товарлары. Хәзерге заман кешесенең тормышын әлеге предметлардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны сату кагыйдәләре катгый регламентланган.

Сатучы кулланучы таләбе буенча аның катнашында товарның комплектлылыгын, техник һәм эксплуатация документларының булуын, бәянең дөреслеген тикшерә.

Товар өчен түләүне раслаучы касса чегы, электрон яисә башка документта  товарның артикул һәм модель атамасы булмаса, кулланучыга аның таләбе буенча товар чегы тапшырыла, анда бу белешмәләр, сатучының исеме, сату датасы, товарның бәясе һәм товар сатучы затның имзасы күрсәтелә.

Сатучы кулланучының өендә техник яктан катлаулы товарны җыюны һәм урнаштыруны гамәлгә ашырырга тиеш, аны техник документация нигезендә мөстәкыйль җыю рөхсәт ителми. Сатучының андый мөмкинлеге булмаса, ул әлеге эшләрне башкаручы зат турында мәгълүматны сатып алучыга җиткерергә тиеш. Сатучы техник яктан катлаулы товарны кулланучыда җыю һәм өйдә урнаштыру өчен өченче затны җәлеп итәргә хокуклы.

Җыю һәм урнаштыру бәясе аның бәясенә кертелгән булса, күрсәтелгән эшләр сатучы тарафыннан бушлай башкарылырга тиеш.

Товарны сатуның дистанцион ысулы, офлайннан аермалы буларак, әгәр аның сыйфаты һәм товар кыяфәте сакланган, сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ булса, сәүдә тиешле сыйфатлы техник товарны кире кайтару мөмкин,  Кулланучының сатучыдан товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документы булмау аны бу сатучыдан көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товар сатып алуның башка дәлилләренә сылтау итү мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

 

 


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International