Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны тиешле урыннарга илтеп җиткерү

2022 елның 22 марты, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2022 елның гыйнварыннан башлап, Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспанцеризация һәм вакцинация узу өчен  «Менделеевск үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә илтеп җиткерү буенча эш алып бара.

“Демография” милли проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, актив яшен озайтуга, озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация, вакцинация үткәрү буенча  2022 елның 22 мартына “Менделеевск үзәк район хастаханәсе” ДАССУ учреждениесенә авыл җирлекләреннән  65 яшьтән өлкәнрәк 160 кеше китерелгән.

Әлеге проект кысаларында диспансеризация узган өлкән яшьтәге гражданнар игътибардан канәгать калдылар һәм «Менделеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ һәм «Өмет яры» коллективларының җиңел булмаган хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.  Ә без үз чиратыбызда авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансеризациядә актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International