Табигатьне йөрәгең белән тыңлау

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Балалар китапханәсендә  3 нче мәктәпнең 3 «В» (Шәйморатова Г.Р.), 2 «В» (Гафиатуллина Г. Ф.), 3«Г» (Крюкова Л. М.) һәм 3 «А» (Тешабаева Р. Р.),  4 нче мәктәпнең  3 «А» (Ивлева А. Л.) һәм 2 «Б» (Миронова М. Ю.) сыйныф укучылары өчен  сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья кыргый табигать көненә һәм Халыкара урман көненә багышланган чара узды.

Әңгәмә барышында китапханәче Галиуллина Л.Г. балаларга табигатьнең бик күп могҗизалар яшерүе һәм аның бер могҗизасы булып урман торуы турында сөйләде. Балаларга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында табышмаклар чишүдә катнашырга, шулай ук кече дуслар турында кызыклы фактлар сөйләргә тәкъдим ителде. Балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм хәрәкәтле күнекмәләрдә катнаштылар. Аннары балалар игътибарына урман җиләкләре турында мультфильм тәкъдим ителде. Очрашу ахырында актив укучылар грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International