Язгы каникуллар алдыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Менделеевск районы буенча профилактика бүлеге башлыгы М.И. Халикулова шәһәр мәктәпләре укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрә. Шушы көннәрдә дәресләр 1 нче гимназиядә һәм 7 нче мәктәптә узды.
Очрашулар барышында төп темаларның берсе - машиналар йөрү юлы аша дөрес чыгу кагыйдәләре, ишегалларында куркынычсызлык тәртибе. Балаларга юлны аркылы чыгу билгеләнгән урыннарда гына кирәклеген искәрттеләр. Шулай ук укучыларга киемдә яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында да искәрттеләр. Әңгәмә барышында балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерделәр.
Чара ахырында балаларга сак һәм игътибарлы булырга өндәделәр.