Татарстан Росреестры күчемсез милек өлкәсендә кризиска каршы чараларны аңлата

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә РФ Президенты Владимир Путин төзелеш комплексын һәм эшмәкәрлек берләшмәсенең башка катнашучыларын хуплауга юнәлтелгән федераль законга кул куйды. Әлеге закон күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү кысаларында хокукый экспертиза уздыру кагыйдәләрен гадиләштерә.

Шулай итеп, кабул ителгән закон объектны файдалануга тапшырганда җиргә хокук билгели торган документлар булуын икеләтә тикшерүне төшереп калдыра. Элегрәк бер үк предмет буенча мондый тикшерү вәкаләтле орган тарафыннан да, Росреестрның хокукый экспертизасы кысаларында да үткәрелергә тиеш иде.

Дәүләт кадастр исәбе процедурасының үтә күренмәлелеген арттыру һәм хокукларны теркәү максатларында су саклау зоналарында һәм илебез территориясе мәйданы буенча шактый зур булган су саклау һәм су басу зоналарындагы объектларга карата закон нигезләмәләрен төгәлләштерелде. Яңа закон нигезендә, су объектларын саклауны тәэмин итә торган мондый объектларны һәм корылмаларны инженерлык яклавы булу таләпләре төзелеш стадиясендә һәм объектларны файдалануга тапшырганда, дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү стадиясендә түгел, ә файдалануга тапшырганда тикшерелергә тиеш.

Закон тарафыннан шулай ук дәүләт һәм муниципаль милек объектларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәкъдим ителде. Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм әлеге объектларга хокукларны теркәү өчен дәүләт яки муниципаль милекнең тиешле реестрыннан өземтә кулланылырга мөмкин. Мондый чара дәүләт яки муниципаль милекне, шул исәптән аны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү, салым базасын арттыру максатыннан, гражданлык әйләнешенә нәтиҗәлерәк җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International