Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый советның яңартылган составтагы беренче утырышы булды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

 17 мартта Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый советның яңартылган составтагы беренче утырышы булды.

Яңартылган составка 16 кеше керде, алар арасында Күчемсез милекнең һөнәри базары, иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук югары уку йортлары вәкилләре дә бар иде.

Беренче утырыш барышында Иҗтимагый совет рәисе сайланды. Совет әгъзаларының бердәм карары буенча  «Иннополис» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов билгеләнде. Ведомство каршындагы коллегиаль орган рәисе урынбасары итеп "Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" үз-үзен җайга салучы оешманың башкарма директоры Вадим Савельев билгеләнде.

Иҗтимагый совет әгъзалары ышанычы белән,  Татарстан Росреестры һәм Иннополис Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру өлешендә актив хезмәттәшлек итәләр. Җәмәгатьчелек эшчәнлеге бу юнәлештә безнең уртак эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.

Иҗтимагый советның киләсе утырышын апрель аенда Иннополис мәйданчыгында үткәрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International