Менделеевск яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда районнарның нәтиҗәлелеге буенча ТОП-15 рейтингына керде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Шәһәр 12 нче урында тора.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының атналык киңәйтелгән аппарат киңәшмәсе кысаларында Россия Федерациясенең башкарма хакимияте һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре  органнарының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре системасы рейтингы тәкъдим ителде.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Менделеевск районы Татарстан Республикасының гомуми рейтингында 12 нче урынны алып тора, шул рәвешле 2021 елда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Татарстан районнары нәтиҗәлелегенең ТОП-15  рейтингына керде.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр һәм район территориясендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә «Яшьлек» яшьләр үзәге, өч яшьләр (яшүсмерләр) клубы — «Сатори», «Мастер» һәм «Химик», «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре үзәге, «Патриот»хәрби-патриотик эш һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәге эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International