22 март көнне Үзәк китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Китап турында ачышлар»дип исемләнгән викторина үткәрелде.
Балалар китапның тарихы, кәгазьнең килеп чыгышы, китап бастыру турында кызыклы фактлар белделәр, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, әдәбиятны дөрес сайлау турында киңәшләр тыңладылар.