Турай авылы китапханәсе «Карлыгач» балалар бакчасы балаларын «Туган якның урман сукмагы буйлап»дигән экологик викторинага чакырды. Китапханәче балаларга безнең яшел дустыбыз - урман турында сөйләде, урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде. Аннан соң балалар урманга һәм анда яшәүчеләргә багышланган табышмакларга җавап бирделәр. Урманда нәрсә яши, нәрсә үсә ?.Чара ахырында йомгак ясалды, балаларның урман һәм урман җәнлекләрен кем яхшырак белүе турында белделәр. Чарага «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, әдәбиятка күзәтү үткәрелде.