22 март көнне Тат.ар Чаллысы мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмәке тартуга каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган «Тәмәкене кәнфиткә алыштыр» дигән акция уздырды.
Акциядә катнашучылар алдына бер кәнфиттән тәмәке тартуга караганда күбрәк ләззәт алырга мөмкин икәнлеген раслау максаты куелган иде.
Акция күңелле һәм җанлы үтте. Акциядә катнашучыларга үз тәмәкеләрен кәнфитләргә, махсус курс буенча — 1 кәнфит-1 тәмәке алыштырырга тәкъдим иттеләр. Мәдәният йортына килүче авыл халкының,реакциясе төрле иде: кемдер елмаеп, тәм-томга алмаштырды, ә кайберәүләр үз сәламәтлекләре турында җитди кайгыртуны кабул итәргә теләмәде. Акциянең һәр катнашучысы тәмәке тартуның зыяны турында киңәшләр алды. Без сәламәт яшәү рәвеше яклы.