23 март көнне Монай авыл җирлегендә Бөтенроссия наркотикларга каршы "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" акциясе узды.
Монай авыл мәдәният йорты бинасында тематик стенд урнаштырылды, шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен авыл урамнарына листовкалар белән чыктылар.