22 март көнне Камай мәктәбендә Халыкара су көненә багышланган “Су - дөньяның патшабикәсе!” дигән танып-белү программасы үткәрелде.
Укучылар су дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче Г. Галимуллина безнең көннәрдә суның әһәмияте, эчәргә яраклы су запасларының җитмәве турында, сулыкларның пычрануына юл куймау турында сөйләде. Ике командага бүленеп, балалар интеллектуаль уенда катнаштылар. Чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, су турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара ахырында нәтиҗә ясалды: планетада су бик күп булуга карамастан, төче су аз һәм елдан-ел кими бара. Шуңа күрә планетабызның киләчәге безнең һәрберебезнең суга мөнәсәбәтенә бәйле.