22 март көнне балалар китапханәсе шагыйрә, тәрҗемәче, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, «Заманча авторлар – балаларга» әдәби проекты җитәкчесе, Россия Язучылар берлегенең балалар әдәбияты комиссиясе рәисе, Марина Цветаева исемендәге премия лауреаты һәм искиткеч кеше – Вера Петровна Хәмидуллина белән иҗади очрашу үткәрде.
Очрашуда 1, 3 нче мәктәпләрнең 4, 5 сыйныф укучылары катнашты. Вера Петровна үзенең китаплары турында сөйләде. Балалар белән шигырьләр нигезендә төрле уеннар уйнадылар. Шигырьләр язарга, әкиятләр иҗат итәргә, ничек тиз укырга өйрәнергә өйрәтте. Балалар бик актив уйнадылар, биремнәргә җавап бирделәр. Җиңүчеләргә китаплар бүләк ителде. Ә аннары үзләре бик күп сораулар бирделәр. Балалар аның кайчан яза башлавы, иҗатка нәрсә рухландыруы һәм башка бик күп нәрсәләр белән кызыксындылар. Очрашу бер сулышта узды һәм фотосессия белән тәмамланды. Балалар китапханәсендә балалар китабы атналыгы актив башланды.