Ак Барс кайда яши?

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Балалар китапханәсе "Ак Барс кайда яши?" китабы буенча 3 нче мәктәпнең 1 «В» сыйныф укучылары өчен (җитәкчесе Багапова Л.Ш.) һәм 1 нче урта мәктәпнең 1 «А» сыйныфы (җитәкчесе Захарова В. Ф.) өчен мавыктыргыч сәяхәт үткәрде.

«Ак Барс кайда яши?» – туган якның табигый байлыгы, матурлыгы һәм төрлелеге турында якты рәсемнәр, кызыклы уеннар белән уникаль китап. Сәяхәттә балалар китап геройлары Зөләйха һәм Роман белән бергә планетадагы бөтен тереклекне һәлак итәргә теләгән явызлык көчләре белән көрәшкә керештеләр. Алар биремнәрне үтәп  Ак Барсны коткардылар. Ак Барсны Татарстан Республикасы гербында күрергә мөмкин. Ул намуслылыкны һәм уңдырышлылыкны символлаштыра. Ул-республикабызның күп милләтле халкының яклаучысы. Очрашу  "Балалар, без үзебез торган җирне, аның табигатен һәм бөтен тереклеген кадерләргә һәм сакларга тиешбез. Табигать - ул безнең уртак йортыбыз", -дигән сүзләр белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International